news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең Базарлы Матак командасы җиңел атлетика буенча республика бәйгесендә чыгыш ясады

Базарлы Матак урта мәктәбе командасы җиңел атлетика буенча республика бәйгесендә призлы урыннар яулады.

(Әлки, 24 апрель, "Татар-информ",  "Әлки хәбәрләре" ) Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе командасы җиңел атлетика буенча республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады, дип яза район газетасы.

Базарлы Матак урта мәктәбе командасы җиңел атлетика буенча республика бәйгесендә призлы урыннар яулады.

Мәктәп спорт клублары арасында әлеге ярышлар үткән атнада Ютазы районында узды. Анда безнекеләр озынлыкка сикерү һәм 50 метрга йөгерү буенча шәхси беренчелектә өченче урыннарны алдылар. Ә 16 команда арасында Базарлы Матак мәктәбе җыелмасы бишенче урынга чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot