news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Базарлы Матак авылында Геройлар паркы Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәм үткәрде

Әлкинең Базарлы Матак авылында Геройлар паркы Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәм үткәрде

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Геройлар паркында Кыш бабай һәм Кар кызы олылар һәм балалар өчен кышкы бәйрәм үткәрде, дип яза җирле басма.
"Кыш – иң матур вакыт" дигән исем астында әлеге бәйрәмне район мәдәнияты йорты хезмәткәрләре оештырды. Геройлар паркы бик матур итеп бизәлгән. Биредәге биек яшел чыршы, кардан ясалган әкият геройлары сыннары бәйрәм рухын тагын да арттыра. Паркта бәйрәм буласы район газетасы аша алдан ук хәбәр ителгәнгәдер, балалар күп җыелган, олылар да шактый иде. Кыш бабай, Кар кызы, Аю, Бүре, Куян, Төлке кебек җанварлар алар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Рәхәтләнеп уйнаган, көч-җитезлектә ярышкан балаларга татлы бүләкләр дә өләште.
Күңелле музыка астында олылар һәм балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, биеде. Озакка сузылган бәйрәмнәрдә күбесенчә өйдә табын янында, телевизор карлында утырып "талчыккан" халык рәхәтләнеп саф һавада ял итте, буыннарын яздырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100