news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкилеләрнең Пенсия фондына 2 миллион 765 мең сум бурычлары бар

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, хәзер әлкилеләрнең салымнар буенча 449 мең сум әҗәтләре бар.

(Әлки, 23 февраль;, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкилеләрнең Пенсия фондына 2 миллион 765 мең сум бурычлары бар. Суд приставлары Федераль хезмәтенең район бүлеге узган ел төрле салымнар буенча 1 миллион 447 мең сум бурычны түләткән, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, хәзер әлкилеләрнең салымнар буенча 449 мең сум әҗәтләре бар. Боларның күп өлеше транспорт салымы. Әлеге бурычлыларның байтагының районда яшәмәве әҗәтләрен түләтүдә кыенлыклар тудыра.

Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча исә район халкының 2 миллион 765 мең сум бурычы исәпләнә. Әҗәтлеләрнең күбесе – хосусый эшмәкәрләр. Бүген 66 кешенең айлык керемнәренең яртысы Пенсия фондына бурычларын каплауга тотып калына, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot