Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлкилеләр “Йолдызлар симфониясе” Халыкара конкурс-фестивалендә җиңүләр яулаган
Алмаз Сафиуллин беренче дәрәҗә лауреат исеме алган.
(Әлки, 16 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Казанда узган “Йолдызлар симфониясе” Халыкара конкурс- фестивалендә Әлки районы балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары уңышлы чыгыш ясаган, дип яза район матбугаты.
Мәктәп укытучыларының “Вдохновение” ансамбле бәйгенең икенче дәрәҗә лауреаты булган. Ә Алмаз Сафиуллин беренче дәрәҗә лауреат исеме алган. Аделина Хәйруллина өченче дәрәҗә лауреат булуга ирешкән. Сәминә Камалова – беренче дәрәҗә дипломант, Данил Әһлиуллин (ул “хромка” гармунында уйнаган) икенче дәрәҗә дипломант булганнар. Җиңүчеләрнең җитәкчеләре – Алсу Сутягина, Алмаз Сафиуллин һәм Рәзинә Гомәрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз