news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкилеләр Казан ярминкәсендә миллион сумлык товар сатты

Узган шимбәдә беренче ярминкәгә 31 берәмлек техника авыл нигъмәтләрен төяп бардылар.

Әлкилеләр Казан ярминкәсендә миллион сумлык товар сатты
alki-rt.ru/

(Әлки, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Үткән шимбәдә Казанда Агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Әлки районы вәкилләре миллион сумлык товар сатты.

Республика башкаласында көзге ярминкәләр сезоны башланды. Узган еллардагыча, Әлки районы анда атна аралаш катнашачак. Моңа кадәр алар Казанның Дәрвишләр бистәсе базарында сәүдә итә иде. Быелдан башлап әлкилеләр үз товарларын Агросәнәгать паркында сатачак.

Узган шимбәдә беренче ярминкәгә 31 берәмлек техника авыл нигъмәтләрен төяп бардылар. Әлкилеләр кала халкына терлек һәм кош итләре, сөт ризыклары, йомырка, яшелчәләр, бәрәңге, бөртек – барысы миллион сумнан артык бәягә товар тәкъдим итте. Алар нигездә сатылып бетте диярлек.

Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре вәкилләре катнашты. Балалар иҗат йорты, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе кул эшләнмәләре, агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр. Үргәгар авыл җирлеге вәкилләре базарга килгән халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре исә концерт номерлары белән ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде.

Район башлыгы Александр Никошин белән бергә безнең сәүдә рәтләрен республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та карап йөрде. Әлкилеләрнең ярминкәгә әзерлеген ул югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100