news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкилеләр Бөтенроссия вокал-хор иҗаты бәйгесендә җиңү яулаган

Балаларны бәйгегә әзерләгән Алсу Сутягина һәм Алмаз Сафиуллин вокал-хор сәнгатен үстерүгә керткән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

(Әлки, 8 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Казанда узган “Весенние проталины” 7 нче Бөтенроссия вокал-хор иҗаты бәйгесендә җиңүләр яуладылар, дип яза район газетасы.

Укытучыларның “Илһам” вокаль ансамбле һәм укытучы Олеся Гобәйдуллина 3 нче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укучылар Адилә Хәйруллина – 2 нче дәрәҗә, Камилә Гайнуллина, Сәминә Камалова, Ленара Сәфиева, Юлия Сивенкова, Алия Мөхәммәткәримова 3 нче дәрәҗә лауреат исеме алдылар. Гадел Гатауллин, Дарья Шувалова, Ксения Матвеева, Әдилә Гайнуллина бәйгенең 1 нче дәрәҗә дипломантлары, Кирилл Сафронов, Аделина Хәйруллина, Софья Коновалова – 2 нче дәрәҗә, Мәликә Хәйретдинова 3 нче дәрәҗә дипломантлары булдылар. Балаларны бәйгегә әзерләгән Алсу Сутягина һәм Алмаз Сафиуллин вокал-хор сәнгатен үстерүгә керткән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot