news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкигә “кәгазь эше”ндә тәрҗибә өйрәнергә киләләр

Биредә көнгә тонна ярымга кадәр кәгазь-картон пресслана

  (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Әлки районы мәгариф бүлеге каршында булдырылган макулатура кабул итү пунктында көнгә тонна ярымга кадәр кәгазь-картон пресслыйлар.

Макулатура җыеп кабул итү пунктларына озату эше, район җитәкчелеге тәкъдиме белән, мәктәпләрнең бюджеттан тыш өстәмә керем алуы өчен оештырылган иде. Мәктәпләр график нигезендә бирегә үзләрендә җыелган макулатураны китерәләр.

Тәҗрибә тупларга башка район мәгариф бүлекләреннән дә киләләр икән. Әле яңа гына Балык Бистәсеннән килеп, эшне өйрәнеп киткәннәр, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot