news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәүчеләр җәзасын алачак

Административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәү хокук бозу булып санала, һәм моның өчен административ җаваплылык каралган.

(Әлки, 31 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән 15 кешегә карата суд карары белән җәза бирелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәү хокук бозу булып санала, һәм моның өчен административ җаваплылык каралган.

Штрафны вакытында түләмәү җитди проблемалар тудыра. Суд карары буенча ике айлык срокны исәпләү болай башкарыла: ул суд карар чыгарганнан соң ун көн узгач башлана. Бу вакыт дәүләт инспекторы гамәлләреннән риза булмаган очракта кешегә шикаять бирү хокукыннан файдалану өчен кирәк.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, штрафны вакытында түләмәгән өчен аның икеләтә күләмендә (әмма бер мең сумнан кимрәк түгел) штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

"Районда ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 15 беркетмә төзелде.

Суд карары нигезендә, бер кеше – мәҗбүри эшләргә, ике кеше – административ кулга алуга, ә әҗәтле алты кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылды. Калган алты эш әле судта карала", - диде район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100