news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә “Әйлән-бәйлән” фестивале булды

Татарстан халыкларының традицион уеннарына багышланган әлеге мәдәни җыенда 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнашты.

Әлкидә “Әйлән-бәйлән” фестивале булды
Ильнар Тухбатов

(Әлки, 3 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстанның Әлки районында II Республикакүләм "Әйлән-бәйлән" Татарстан халыклары милли уеннары фестивале булды. Бәйрәм “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагерендә үтте.

Фестивальдә республиканың 11 районыннан 14 татар һәм чуваш балалар фольклор коллективлары катнашты. Казаннан һəм Төмəннəн килгəн “Энҗе бөртекләре” һәм “Вак бәлеш” коллективлары махсус кунаклар булды.

Чара Республикакүләм традицион мәдәниятны үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Әлки районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. Татарстан халыкларының традицион уеннарына багышланган әлеге мәдәни җыенда 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнашты.

Фестиваль балалар фольклор коллективларына ярдəм итү, халык уеннарын саклап калу өчен шартлар тудыру, балаларның һəм яшүсмерлəрнең мəдəнияткə, телгə, гореф-гадəтлəргə, йолаларга карата, Татарстан Республикасында яшəүче халыкларга хөрмәт тəрбиялəү максатыннан оештырылды.

II Республикакүләм "Әйлән-бәйлән" Татарстан халыклары милли уеннары фестивален Әлки район җирлеге башлыгы Александр Никошин һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская ачып җибәрде.

Фестиваль ачылышыннан соң, "Сабан туе" мәйданында, коллективларның чыгышын билгеле бер эзлеклелеккə салу өчен, җирәбә үткəрелде. Һəр команда "капитаны" үзлəренең сөрəнен туган телендə сөйлəде.

Соңыннан командаларны тәкъдим итү буенча "Уен мозаикасы" узды, һəр катнашучы команда исемен, девизын əйтте, уенның кагыйдəлəрен аңлатып бирде, уенга башка команда уенчыларын җəлеп итү осталыгын күрсəтте. Бу эшлəрне башкарып чыгар өчен, һəр командага да 15-20 минут вакыт бирелде.

Саба районы Шөкше авылының “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә беренче тапкыр катнашулары турында сөйләде.

“Безнең коллектив әле бик яшь, икенче ел гына эшләп киләбез. Узган ел без “Моңлы тамчы” фестивалендә катнашкан идек, “Әйлән-бәйлән”гә әзерләнергә өлгерә алмыйча калдык. Хәзер без бу фестивальгә дә килдек, тәүге тапкыр катнашабыз. Фестивальгә “Ачык авыз” дип аталган татар халык уенын алып килдек. Аның икенче исеме – “Пешмәгән”. Коллективыбызда барлыгы 12 бала, алар бик теләп йөри. Безнең җирлектә үтә торган чараларда актив катнашалар. Узган ел Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыннан җыелган вәкилләр булып китте, алар каршында да чыгыш ясадык. Балалар белән, нигездә, татар халык уеннарына игътибар итәбез, чөнки татар уеннары арасында аның төрләре күп: җырлы-биюле, спорт һ.б. Уен аркылы татар халкының әйтемен, табышмагын, мәкален, җырын, биюен балаларга җиткерәбез. “Халыкның җаны фольклорда” дигән әйтем бар. Татар халкының иҗаты безнең эчебездә, күңелебездә. Ул балалар күңелендә дә сеңеп калырга тиеш дип саныйм. Без саклау, югалтмау максатыннан эшлибез”, - диде Ләйсән Хисмәтова.

Төмән өлкәсенең Янтык татар авылыннан килгән “Вак бәлеш” балалар фольклор коллективы хореографы Гөлнара Хәкимова коллективка исем бирү тарихын сөйләде. “Татар халкы кунакларны, гадәттә, чәкчәк белән каршы ала, ә Себер ягында итлерәк ризык булсын дип, вак бәлеш белән сыйлыйлар. Шуңа күрә ансамбльне “Вак бәлеш” дип атарга булдык. Коллективка 13 кеше йөри. Фестивальдә икенче тапкыр катнашуыбыз. Узган ел икенче урынны алган идек. Җиңәргә дип түгел, ә катнашырга, балаларга Казанны күрсәтергә дип килдек. Гомумән, без балаларны төрле яктан өйрәтергә тырышабыз: алар уеннан тыш, театр куялар, җырлыйлар, бииләр, уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. Хәзерге заманда балалар телефоннан һәм компьютердан китми, ә уеннарда катнашып, аларның сәламәтлекләре ныгый. Мондый фестивальгә килеп, алар нинди милләтләр барлыгын белә, дөньяны күрә, үз-үзләренең тотышына игътибар итә. Минемчә, мондый чыгышлар, йөрүләр балаларга файдага гына булачак”, - диде ул.

Гөлнара Хәкимова Төмән өлкәсендә татар мохите саклау турында фикерләре белән уртаклашты. “Төмән өлкәсендә татар авыллары күп. Кызганыч, мәктәпләрдә татар теле ике генә сәгатькә калды. 1996 елда Төмән өлкәсенә килгәндә татар балалары саф татарча сөйләшә иде. Хәзер алар рус теленә тартыла башлады, чөнки телевидение һәм интернет балаларның туган телләрен оныттыра. Икенче яктан карасак, бәлки, алар үзләренең нинди кадерле милләт икәннәрен танымыйлардыр әле. Иң зур гаеп әти-әнидә. Миңа калса, иң элек ата-аналар белән эшләү кирәк”, - диде ул.

Әлки муниципаль район башлыгы Александр Никошин фестивальгә күпме акча бүлеп бирелгәнен әйтте. “Төмән һәм башка регионнардан килгән катнашучыларга бик шатмын. Аларның костюмнарына карап сокландым. Татарстан һәм Россия тарихы үзенең мәдәнияты белән бай. Бүген һәркем үзенең сәнгатен, биюен, җырын күрсәтте. Бу безнең халыкларның тарихын белү һәм аны кадерләү, аны ихтирам итү дигән сүз. Узган ел фестивальне “Яшь имәннәр” лагерендә үткәрә алмадык, чөнки көн яңгырлы булды. Без балалар өчен махсус юл салдык, ашханә, өйләр төзедек, болар өчен берничә миллион акча сарыф ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Монда без онытып барган яисә кайчандыр тарихта калган уеннар күрсәтелде. Ә тарихны истә тотарга кирәк. “Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк” диләр. Безнең киләчәгебез булуын телим, озак һәм бәхетле яшәсәк иде. Мин барлык балалар коллективларына сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, үсеп җиткәч, барлык куйган максатларга ирешергә насыйп булсын. Кеше булып калсыннар иде”, - диде Александр Никошин.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская сүзләренчә, фестивальдә һәркем үзенең осталыгын һәм җитезлеген күрсәтте. “Татарстан Республикасы борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләре белән дан тота. Бүген без, чыгышларны карап, Татарстанда һәм аннан тыш регионнарда күпме милләт яшәгәнен белдек. Бүгенге бәйрәм төрле милләтләрнең дуслыгын исбатлады. Гореф-гадәтләр буыннан-буынга күчеп килгән очракта гына без тынычлыкта һәм татулыкта яшәячәкбез”, - диде ул.

Фестивальнең беренче көне мəйданда учак ягу белəн тəмамланды. Балалар учак янында зурлар белəн утырып, учак белəн бəйле гыйбрəтле хикəялəр, мəсəләлəр тыңлады.

Икенче көндə, 4 июльдə, "Проказы ряженных" фольклор уены узачак. Иртəнге аштан соң, оештыручылар өстәл уеннары буенча квест-программасын үткәрәчәк. Моннан тыш, "Бергə уйныйбыз" конкурсында һəр команда үзенең традицион уенын күрсəтəчəк дип көтелə. Балалар төрле милли уеннар белән танышачак һәм аларның кагыйдәләрен үзләштерәчәк.

II Республикакүләм "Әйлән-бәйлән" Татарстан халыклары милли уеннары фестивале дуслык әйлән-бәйләне һəм коллективларны бүлəклəү белəн тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100