news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә җыеннарда үзара салым мәсьәләсе карала

Хәзер уза торган җыеннарда аның суммасы һәм нәрсәгә юнәлтеләчәге хакында да килешәләр.

(Әлки, 28 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы авыл җирлекләре советларында киңәйтелгән утырышлар үткәрелә башлады. Җыеннарда үзара салым мәсьәләсе карала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җирлек башлыклары 2018 елда халыктан җыелган акчаның нинди максатларда файдаланылуы хакында хисап тоталар. 18 ноябрьдә 2019 елда үзара йөкләнгән салым кертү буенча референдум булачак. Хәзер уза торган җыеннарда аның суммасы һәм нәрсәгә юнәлтеләчәге хакында да килешәләр.

Җыеннарда район башлыгы Александр Никошин катнаша. Халык җыеннары Иске Матак җирлегендә, Төгәлбәй авылында (Кошки авыл җирлеге) үткәрелде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot