news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә яшәүче “Ел хатын-кызы” республика бәйгесе зона турында җиңгән

Рәфидә – биш бала табып үстергән батыр ана.

Әлкидә яшәүче “Ел хатын-кызы” республика бәйгесе зона турында җиңгән
alki-rt.ru

(Әлки, 2 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең Яңа Чишмәдә узган зона турында Татар Суксуы авылыннан Рәфидә Абдуллина “Хатын-кыз – ана” номинациясе җиңүчесе булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Рәфидә – биш бала табып үстергән батыр ана. Шуның өстенә ул әле дүрт ятимне үз кочагына алып, аларга ана җылысы биргән.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының мөлкәт мәсьәләләре буенча баш белгече Татьяна Сивенкова һәм район мәдәният бүлеге хисапчысы Инна Вильдеева зона бәйгесендә “Язмышым – һөнәрем” номинациясе дипломантлары булдылар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot