news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә уҗымнарны агулыйлар

Район буенча уҗымнар 27 мең 300 гектарны били

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Әлки районы хуҗалыкларында уҗымнарны авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы химикатлар белән эшкәртә башладылар.

Район буенча уҗымнар 27, 3 мең гектарны били. Бу көздәге һава торышы шытып чыккан уҗымнарда авырулар таралуга аеруча кулай. Шуңа үсентеләрне эшкәртүне кичектерергә ярамый. Агрочарага “Көньяк Әлки” һәм “Үзәк Әлки” филиаллары отрядлары беренчеләрдән кереште, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot