news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә туган телләр язмышы хакында сөйләштеләр

Әлеге чарада Нурлат, Спас, Аксубай районнары вәкилләре дә катнашты.

(Әлки, 8 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «түгәрәк өстәл» узды.

Әлеге чарада Нурлат, Спас, Аксубай районнары вәкилләре дә катнашты. 

Иң элек кунакларны Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ана телендә белем һәм тәрбия бирү үрнәкләре белән таныштырдылар. Балаларны туган телдә укыту-тәрбияләү алымнары хакында гимназия директоры Фәридә Яруллина сөйләде. Укучылар исә кунакларны ишек төбеннән үк татар, рус, чуаш, инглиз телләрендә сәламләп каршы алдылар. Аннан соң шул телләрдә ачык дәресләр дә күрсәтелде.

Балалар иҗат йортында исә фольклор төркемендә шөгыльләнүчеләр, агачтан төрле көнкүреш әйберләре ясаучылар, яшь рәссамнар остаханәләрендә булдык.

«Түгәрәк өстәл» утырышы да җанлы, актив узды. Васил Шәйхразиев шундый форматта районнарда быел тугызынчы очрашу узуын билгеләп үтте. «Түгәрәк өстәл» эшендә, дүрт район делегациясеннән тыш, республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Иҗтимагый палата вәкилләре дә катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100