Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлкидә сугышчы-интернационалистлар сугышчан иптәшләрен искә алдылар
15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
(Әлки, 15 февраль, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”, Азат Низамиев). Бүген, 15 февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 28 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте. Һәр елдагыча, быел да әлеге дата Әлки районында тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде, дип яза районның “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Тугыз елга сузылган ул сугышның нәтиҗәләре аяныч – анда 15 меңгә якын ватандашыбыз һәлак булды, 50 мең тирәсе кеше яраланды.
Хәрбиләребезнең Әфган сугышындагы батырлыгына ихтирам йөзеннән 15 февраль хәзер сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә дүрт райондаш егетебез башларын салды. Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Йолдыз бистәсеннән Владимир Бурунов, Яңа Тумбадан (бу авыл хәзер Нурлат районына керә) Иван Семенов, Үргәгардән Әсхәт Курмашев егермеләре дә тулмаган килеш һәлак булдылар. Аларның исемнәре беркайчан якташлары хәтереннән җуелмас.
Әлкидә бүген 52 Әфган сугышы ветераны, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 124 ир-егет исәпләнә. Венгрия, Таҗикстан, Корея, Көньяк Осетия кебек дәүләтләр территорияләрендәге кораллы конфликтларда катнашкан әлкилеләр дә бар.
Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасының район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендә район үзәгендә оештырылган чараларга сугыш күргән әлеге ир-егетләребез чакырылган иде.
Ветеран егетләребез башта Алпар авылында Ирек Сөләймановның каберен зиярәт кылдылар. Районыбыз имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мәрхүмнең рухына дога укыды.
Аннан сугышчы-интернационалистлар Базарлы Матакта Әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә төзелгән мемориалга һәм Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчан иптәшләрен алар бер минут тынлык белән искә алдылар.
Рөстәм Шәйхетдинов соңгы елларда ике мәртәбә Әфганстанда булып кайтты. Аның әйтүенчә, әфган халкы совет хәрбиләре хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне әле дә карап, әйбәт хәлдә тоталар.
–Җирле халык безнең хакта бик яхшы фикердә, –ди Рөстәм Шәйхетдинов. –Совет хәрбиләре һәм белгечләре Әфганстанда тыныч тормыш булдыру, завод һәм фабрикалар, хастаханәләр, мәктәпләр салу өчен бик күп көч куйдылар бит. Әфганлылар боларны онытмыйлар, безнең ватандашларны рәхмәт сүзләре белән искә алалар.
Соңрак район мәдәният йортында тантаналы җыелыш һәм концерт булды. Бу көнне шулай ук балалар иҗат йорты спорт залында Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол ярышлары оештырылды. Бәйгедә катнашучы командаларны һәм сугышчы-интернационалистларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев сәламләделәр, диелә район хәбәрендә.
Очрашу чәй табыны артында эчкерсез аралашу белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз