news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә спортның су төрләре буенча фестиваль ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Ярышларда 60 тан артык йөзүче катнашты.

(Әлки, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының “Ләйсән” йөзү бассейны базасында спортның су төрләре буенча фестиваль узды. ТАССРның 100 еллыгына багышланган әлеге чараны район спорт мәктәбе оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларда 60 тан артык йөзүче катнашты. Алар арасында бу спорт белән әле шөгыльләнә генә башлаучылар да, разрядлы йөзүчеләр дә бар иде. Кызлар һәм малайлар 4х50 эстафетасында көч сынашты.

Татарстанның кызлар җыелма командасы (безнең “Актай” командасы) һәм “Актай” малайлар командасы арасында су полосы бәйгесе дә гаять киеренке узды. Башта кызлар оттырып килгәннәр иде, ә инде өченчесе ярышта бөтен осталыкларын туплап алга чыктылар һәм матчны җиңү (14:11) белән төгәлләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot