news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә Совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 22 ел тулуга багышланган татарча көрәш ярышлары булды

Әлеге бәйгедә 1994-2000 елларда туган яшь көршшчеләре көч сынашты

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлки муниципаль районындагы “Алинә” универсаль спорт залында Совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 22 ел тулуга багышланган татарча көрәш ярышлары булды. Анда 1994-2000 елларда туган яшь көрәшчеләре көч сынашты, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
“Алинә” спорт залында бу – беренче ярыш. Төрле мәктәпләрдән килгән көрәшчеләр бераз сөякләрен яздырып алды, тренерларының киңәшләрен тыңлады. Чараның хөрмәтле кунаклары – Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәгән егетләр залда урнашты.
Тантананы ачып, муниципаль район Советының гомуми бүлеге мөдире Ринат Зарипов бәйгедә катнашучы егетләрне сәламләде, әфганчы ветераннарны бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
Әфганчылар бәйрәме уңаеннан үткәрелүче ярышка Казаннан да шактый кунаклар килгән иде. Милли көрәштә катнашучы егетләргә алар үз теләкләрен җиткерде. Интернационалист сугышчы, отставкадагы полковник, Татарстан хәрби комиссариатының бүлек мөдире Владимир Рогачев яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:
– Спорт белән дуслашып, сез үзегез өчен бик дөрес юнәлеш сайлагансыз. Болай кечкенәдән чыныгып, ныгып үссәгез, хәрби хезмәттә дә сыната торганнардан булмасыз. Иң мөһиме – сезгә тыныч, имин тормыш телим. Менә хәзер сезгә карыйм да, ышаныч белән әйтә алам: илебезнең Кораллы Көчләренә лаеклы алмаш киләчәк. Республикабыз хәрби комиссариаты егетләрне армиягә чакыру буенча өч ел рәттән беренче урыннарны алып килде. Сез дә өлкән абыйларыгыз традициясен дәвам итеп, Ватаныбызның чын сакчылары булсагыз иде.
Ярышлар ике келәмдә берьюлы барды. Хөкемдарлар үзләре дә көрәшкә мөкиббән, билбирмәс егетләр – Түбән Әлкидән Илмир Шәмсетдинов һәм Татар Мулла авылы егете Илдар Әхмәров.
60 килограммга кадәр үлчәмдә Карга авылы егете Рөстәм Гыйнанов өченче булды. Ташбилгедән Илсур Хөснетдинов күп кенә көндәшләрен артта калдырып икенче урынны яулады. Базарлы Матак егете Алмаз Хафизов беренче урынга чыкты.
Ә инде алардан зуррак үлчәмдәгеләргә килгәндә, 65 килограммга кадәр авырлыкта Базарлы Матактан Данис Апаяров – беренче, Ташбилгедән Фаил Гатауллин – икенче, Илсур Нурлыхаков өченче булды.
65 килограммнан югарырак авырлыкта исә Алпардан Илназ Һадиевка тиңнәр булмады. Фердинанд Багауов икенче урынны, ә Базарлы Матактан Илназ Мисбахов өченче урынны алды.
Командалар арасындагы бәйгегә нәтиҗә ясагач, Базарлы Матак көрәшчеләренә (тренерлары Илдар Әхмәров) беренче урын бирелде. Ташбилге командасы (тренер Рәмис Вафин) икенче урынга, ә Түбән Әлки командасы (тренер Илмир Шәмсетдинов) өченче урынга лаек дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100