news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә шәхси хуҗалыкларын үстерүгә 503 кредит рәсмиләштерелгән

2006 елдан бирле 501 миллион сумлык 2861 кредит алынган

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Быел 10 айда әлкилеләр шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 503 кредит рәсмиләштергәннәр.
Ә ташламалы кредит бирү гамәлгә кергән 2006 елдан бирле 501 миллион сумлык 2861 кредит алынган. Хуҗалар бу акчаларга 2700 баш мөгезле эре терлек, 55 баш ат, 317 трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алганнар. Ә 1074 кредит терлекчелек биналарын төзекләндерүгә тотылган, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot