news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә сөтне былтыргыдан күбрәк җитештерә башлаганнар

Соңгы көннәрдә район терлекчеләре эшкәртүчеләргә тәүлек саен 143 тонна продукция озаталар.

(Әлки, 28 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлкидә сөтне былтыргыдан күбрәк җитештерәләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә әйтелде, дип яза район газетасы.

Республикада бары сигез район гына сөт җитештерү күләмен узган ел белән чагыштырганда арттыра алганнар. Соңгы көннәрдә район терлекчеләре эшкәртүчеләргә тәүлек саен 143 тонна продукция озаталар.

Дөрес, әлегә биредә бер сыердан көнгә уртача 12 килограммга якын гына сөт савыла. Терлекләрне дөрес тукландыруга, су белән тәэмин итүгә, асларын коры тотуга әһәмият бирә төшкәндә продукция алуны тагын да арттырырга мөмкинлекләр бар әле. Бу турыда республикада сөт терлекчелегенең торышын анализлаганда әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot