Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлкидә сөт җитештерү кимеми
Республикада Әлки районы тулаем сөт җитештерү буенча алдынгы 10 район исемлегендә.
(Әлки, 19 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Соңгы вакытта Әлки районындагы сөт комплексларыннан һәр көнне 140 тоннадан артык продукция эшкәртүчеләргә озатыла, дип яза җирле басма.
Республикада Әлки районы тулаем сөт җитештерү буенча алдынгы 10 район исемлегендә.
Район терлекчеләре узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерүне 108 процентка җиткерделәр. Бүген фермалардагы һәр сыердан көнгә 14,5 килограмм продукция алына. Көннәр көзгә авышканда гадәттә сөт җитештерү дә кими. Әмма безнең терлекчеләр берничә атна инде сөтбикәләрдән продукцияне тотрыклы алалар. Билгеле, бу комплексларда эшләрнең нәтиҗәле оештырылуына бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз