Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлкидә район башлыгы алдынгы кыр батырларын бүләкләде
Механизаторларга бүләкләр тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, урыннардагы җитәкчеләр катнашты.
(Әлки, 5 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" , Азат Низамиев). Әлки районы башлыгы Александр Никошин урып җыюда алдынгы комбайнчыларга эш урыннарына, ягъни кырларга барып үзенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды, дип яза җирле басма.
Район башлыгы бүләкләренә “ВостокЗернопродукт” җэмгыятенең Көнчыгыш Әлки филиалы комбайнчысы Рәдиф Ганиев, Көнбатыш Әлки филиалыннан Делюс Латыйпов, “Хузангай” җәмгыятеннән Владимир Николаев, “Яшь көч” җәмгыятеннән Ришат Әсәтов лаек булдылар. Механизаторларга бүләкләр тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, урыннардагы җитәкчеләр катнашты.
Александр Никошин комбайнчыларга намуслы фидакарь хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, һава торышы аяз булып, зур хезмәт куеп үстергән игеннәрне тиз арада югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышып эшләргә чакырды. Ул урып җыю барышында комбайнчыларның хезмәте алга таба да шулай бәяләнәчәк дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз