news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә макулатура теннис өстәлләренә әйләнгән

Мәктәп укучыларының тырышлыгы файдага булган

  (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Әлки районы мәктәпләре соңгы айларда җыйган макулатураны тапшырып, тагын биш теннис өстәле сатып алган. Район мәгариф идарәсе мәктәпләр җыеп китергән макулатураны аерым бер бинада пресслап, кабул итүчеләргә тапшыруны оештырган. Кәгазь-картон тапшырудан кергән акчага җәен биш теннис өстәле сатып алынып, мәктәпләргә таратылган иде инде. Менә соңгы көннәрдә макулатура өчен түләнгән акчага тагын биш теннис өстәле алганнар. Алары да кәгазь җыю актив оештырылган мәктәпләргә биреләчәк, дип бедерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot