news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә үләт базлары төзекләндерелә

Республика казнасыннан 660 мең сум субвенция бирелгән

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Әлки районының 13 авылында биотермик базлар (үләт базлары) төзекләндерелә.

Авыллардагы үләт базларының тирә-юнен барлык таләпләргә туры килерлек итеп тотып алу өчен республика казнасыннан 660 мең сум субвенция бирелгән иде. Бүген әлеге базларны киртәләп алу эшләре бара. Иске Салман, Карга, Түбән Әлки, Юхмачы, Алпар авыл җирлекләре территориясендәге баз тирәләрен тотып алу төгәлләнеп килә. Иске Чаллы, Иске Кората авыл җирлекләрендә дә бу эш башланган.

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре райондагы барлык биотермик базларга ике тапкыр дезинфекция үткәрәчәк, дип яза “Әлки хәбәрләре” .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100