news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә кырык йортлы авылда дүрт фермер эшли

Рамил Гыйматдинов 24 баш савым сыеры асрый. Аларның кушаматлары – “Сәнәк”, “Кызым”, “Кытый”.

Әлкидә кырык йортлы авылда дүрт фермер эшли
Расих Фасхутдинов

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Әлки районы Татар Мулла авылында нибары кырыкка якын йорт калган. Анда 95 кеше яши. Авылда дүрт гаилә мал-туарларын арттырып, фермерлык белән шөгыльләнә башлаган. Шуларның берсе - Рамил Гыйматдинов крестьян-фермер хуҗалыгы белән бүген Бөтенроссия татар эшмәкәрләре дә танышты.

“24 баш савым сыерыбыз бар. Үгез бозауларны сатабыз, таналарын алып калабыз. Сөт бәяләре артып китсә, малларның баш санын арттыру уебыз да бар”, - диде фермер “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Узган ел бу вакытта сөтнең литрын 25 сумнан тапшырган идек. Быел бәяләр күпкә төште, бүген бер литр сөткә 15,50 сум түләнә”.

Гыйматдиновлар бүген 12 сыердан 240 литр сөт сава. Калганнары ташлату чорына кергән. Бер сыер уртача 12-18 литр сөт бирә.

“Ферма торагын 2012 елда, үз көчебез белән 3 млн 700 сумга төзедек. Документлар җыеп, гаилә фермасы булып теркәлеп, шуның 1 млн сумын дәүләт бирде. 2014 елдан гаилә фермасы булып саналабыз. Сөт үткәргеч җайланмасын 60/40 программасы белән алдык. Моннан тыш, район хакимияте торакка ут-су үткәрү, юл салуга ярдәм итте, - диде Рамил Гыйматдинов.

Хуҗалыкта дүрт кеше эшли. Рамил әфәнде үзе, хатыны һәм ике улы. “Авылда эшкә җәлеп итәрлек кеше юк”, - ди хуҗа.

Фермадагы сыерларның һәр кайсы каршына махсус паспорт эленгән. Анда аның исеме, ничә тапкыр бозаулавы кебек мәгълүматлар язылган. Әйтик, Гыйматдиновларның “Сәнәк”, “Кызым”, “Кытый” кушаматлы сөтлебикәләре бар.

“Маллар азыгы буенча проблемабыз юк. 120 гектар җиребез бар. Сыйфатлы салам-печән, сенаж-силос, икмәкне дә үзебез әзерлибез”, - ди гаилә башлыгы.

“Татар-информ”га билгеле булганча, Әлки районында 45 фермер хуҗалыгы бар. Шуның 28се дәүләтнең төрле ярдәм программаларында катнашып, 52 млн сум акча алган. 2017 елда исә шәхси эшмәкәрләр дәүләттән 22 млн 900 сум акча алуга ирешкән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100