news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов укучылар белән очраша

Чара 4 февральдә Балалар иҗат йортында “Ак халатлы фәрештәләр" медицина фестивале кысаларында уза.

(Әлки, 3 февраль, "Татар-информ", “Әлки хәбәрләре”). Әлки районы чыгарылыш сыйныфлары укучылары белән очрашуга Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов килә, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

4 февральдә Балалар иҗат йортында “Ак халатлы фәрештәләр медицина фестивале кысаларындагы чара уза.

Анда Казан дәүләт медицина университеты ректоры  Алексей Созинов һәм Татарстан  сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары укучылары һәм КДМУны тәмамлаган белгечләр белән очрашачак. Шуннан соң район үзәк хастаханәсенә экскурсия була, диелә район хәбәрендә.

Очрашу 12.30 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot