news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә карак кибеттән кыйммәтле аракы урлаган

Хәзер бу җинаять буенча тикшерү эшләре бара.

(Әлки, 16 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Үткән атнаның якшәмбегә каршы төнендә Базарлы Матакның Мәктәп урамы башындагы “Пятерочка” кибетенә карак кергән, дип яза җирле басма.

Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары полиция майоры Денис Шипигин әйтүенчә, төнге угры кибетнең ике ишегенең дә пыялаларын тимер торба белән ватып эчкә үткән. Кибеттә ул турыдан-туры затлы аракылар киштәсе янына килгән. Аннан дүрт шешә кыйммәтле исерткеч, бер шпрот консервасы, бер шоколад алып, җинаять урыныннан юк булган.

Район полиция хезмәткәрләре каракны кайнар эздән тоткарлыйлар. Ул Базарлы Матакта яшәүче, элек урлашу өчен хөкем ителгән зат булып чыга.

Урланган әйберләр карактан алынган. Кибеткә китерелгән зыян аңардан тулысынча түләтеләчәк. Хәзер бу җинаять буенча тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot