Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлкидә кадетлар белән кораллар турында тематик уку үткәрелде
Әлеге чараны “Патриот” клубы җитәкчесе Андрей Зиньков оештырды.
(Әлки, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы яшьармиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов башлангычында “Патриот” хәрби-спорт клубы кадетлары белән кораллар турында тематик уку үткәрелде, дип яза район газетасы.
Түбән Әлки мәктәбе укучысы Зилә Әсәтова һәм Базарлы Матак урта мәктәбеннән Кристина Бухарова Калашников кул пулеметы турында кызыклы тарихи мәгълүматлар белән таныштырдылар. Рөстәм Шәйхетдинов әлеге кул пулеметын дөрес итеп сүтү һәм җыю тәртибен аңлатты.
Аннан соң кадетлар баскетбол буенча турнир үткәрделәр. Әлеге чараны “Патриот” клубы җитәкчесе Андрей Зиньков оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз