news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә “Җинаятьче һәм бурычлы” дигән профилактика акциясе үткәрелде

Балаларына ярты миллион бурычы бар

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Әлки районында “Җинаятьче һәм бурычлы” исеме астында профилактика акциясе үткәрелде.

Җинаять җәзаларын үтәтү буенча район инспекциясе хезмәткәрләре, суд приставлары белән берлектә, шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм алиментларын түләмәүче бәндәләрнең өйләрендә булдылар. Каракүл, Базарлы Матак, Яңа Чаллы авылларында яшәүче шундый ике ир-ат һәм ике хатын-кызның балалары алдында 561 мең сум алимент бурычлары җыелган. Алар әле дә беркайда да эшләмиләр. Акция вакытында да алардан нибары 1600 сум акча түләтә алганнар. Алимент түләүдән качып йөрүче әлеге затлар белән әңгәмә үткәрелгән,җитди кисәтү ясалган, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot