news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә хатын-кызлар арасында район беренчелеге узды

Җиңүчеләргә күбок, грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

(Әлки, 14 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә хатын-кызлар арасында волейбол буенча район беренчелегендә Борискино командасы җиңү яулады, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Район беренчелеге уеннары берничә ай дәвам итте. Борискино авыл җирлегенең волейболчы хатын-кызлары һәр очрашуда үзләренең көчле команда булуын раслап килде. Хәер, бу команда һәр елны район беренчелегендә алдынгы урыннар били. Быел да аларга тиңнәр табылмады. Икенче урынны – “Гранит” командасы (район советы һәм башкарма комитеты коллективлары җыелмасы) яулады. Өченче урында – “Альянс” (Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Н.Дәүли исемендәге гимназия), дүртенче – “Дуслык” (Пенсия фондының район идарәсе) командалары.

Иң көчле уенчылар дип Майя Шамышева (Борискино), Гөлүсә Хәйруллина (“Гранит”), Ләлә Гаязова (“Альянс”) табылды. Җиңүчеләргә күбок, грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot