news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә халык күп була торган урыннарда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды

Утырышта шулай ук террорлыкка каршы район комиссиясенең террорлык куркынычы янаган очрактагы гамәлләре планы кабул ителде.

(Әлки, 7 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында халык күп була торган урыннарда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды, дип яза район газетасы.

Районыбызда кешеләр күп була торган урыннарда иминлек шартлары ничек үтәлә соң? Ведомствоара эшче төркемнең әлеге мөһим мәсьәләне тикшерү нәтиҗәләре хакында утырышта аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов чыгыш ясады. Махсус комиссия быелның биш аенда район үзәгендәге “Теремкәй” балалар бакчасында, Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филиалында, Базарлы Матактагы “Алинә” һәм “Ләйсән” спорт корылмаларында, “Алып-Хан” һәм “Олимп” сәүдә үзәкләрендә халык иминлеген тәэмин итүнең нинди дәрәҗәдә булуын контрольдә тоткан. Әлеге биналарда террорлыкка каршы тору таләпләре нигездә үтәлә, ди докладчы. Дөрес, комиссия кайбер җитешсезлекләрне дә ачыклаган, аларны төзәтү өчен билгеле бер вакыт биргән, әлеге мәсьәләне үз контроленә алган.

Уку елы дәвамында балаларны мәктәпләргә хәвефсез йөртү мәсьәләсе дә һәрдаим игътибар үзәгендә. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе җитәкчесе Илнур Юсупов бу хакта да мәгълүмат белән чыкты.

Узган уку елында районда 408 бала мәктәпкә автобуста йөреп белем алган. Барысы 43 авылдан балалар уку йортына транспорт ярдәмендә барып-кайтып йөргән. Укучыларны йөртүдә “Нурлат АТП” җәмгыятенә караган 18 автобус файдаланылган.

Сүз дә юк, автобус – кыйммәтле транспорт. Аны искергән саен яңасына алыштыру да ансат түгел. Биш автобус инде шактый тузган хәлдә булса да, аларны кулланырга мәҗбүрләр. Билгеле, яңамы, искеме – балаларны йөртүче автобуслар барлык таләпләргә җавап бирергә тиеш. Илнур Юсупов әйтүенчә, ЮХИДИ инспекторлары бу транспорт чараларының төзеклеген даими күз уңында тоталар. Ә аларны йөртүчеләрнең сәламәтлеген район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре көн саен тикшерә. Мәгариф идарәсе транспортта балаларны озатып йөрүче җаваплы педагоглар да билгеләгән. Автобуслар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган. Соңгы айларда автобус шоферлары тарафыннан тизлек режимын бозу очраклары булмаган. Балаларны хәвефсез йөртү буенча автобус шоферлары белән даими төстә инструктаж үткәрелә, ди докладчы.

Билгеле, күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәрдә иминлек мәсьәләсе җитди контрольгә алына. 12 июнь – Россия көне уңаеннан районда күп төрле бәйрәм чаралары үтәчәк. Шулай ук милли бәйрәмебез Сабан туена да ерак калмады. Аларны хәвефсез үткәрүгә әзерлек хакында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук террорлыкка каршы район комиссиясенең террорлык куркынычы янаган очрактагы гамәлләре планы кабул ителде.

Террорлыкка каршы район комиссиясе утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне караганда район янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Борискино һәм Чиябаш авыл җирлекләре башлыклары Галина Самарина, Илфат Сәмигуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot