news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидәге шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов көненә кырык тонна көнбагыш эшкәртә

Бөтероссия татар эшмәкәрләре Әлки районында көнбагыштан май сыгу процессы белән танышты.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Әлки районы Түбән Әлки авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов көнбагыш мае ясау һәм сату эше белән ике ел шөгыльләнә. Бүген инде җитештерү җайга салынган. Бөтенроссия татар эшмәкәрләре делегатлары әлеге производство белән танышты.

“Бер гектар җиребез юк, бер культура да чәчмибез”, - диде эшмәкәр “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Көнбагыш эшкәртү эшенә ике ел элек керештек. Барлык чимал менә бу складта саклана. Ул 90 метр озынлыкта, 24 метр киңлектәге бина. Бу производствоның башы гына. Май алу цехы автоматлашкан. Системаның дөрес эшләвен нибары ике оператор күзәтә.

Дамир Шәйхетдинов эшмәкәрлек шөгылен авылларда резина галош сатудан башлый. Аннан соң иске тракторлар сатып алып, аларны ремонтлап сата. Соңрак сөт җыю эшенә керешә.

“Көнбагыш калдыксыз культура икән ул. Аның кабыгын кирпеч заводына тапшырабыз. Кабыкны кирпеч массасына кушалар. Нәтиҗәдә, ул кирпечне 1000 градуска кадәр кыздырып, эчтән җылылык бирә”, - ди эшмәкәр.

Шәйхетдинов хуҗалыгы бүген көнбагыштан май алу белән ныклап шөгыльләнә. Киләчәктә көнбагышка төргәкләргә төреп сатуга чыгаруга да күздә тотыла.

“Көненә 41 тонна көнбагыш эшкәртәбез, бу - елына 15 мең тонна дигән сүз. Бүген без майны салкын ысул белән сыгабыз. Безнең май - рафинадланмаган. Бу - Европада иң файдалы саналган май. Ул салатлар ясау өчен кулланыла. Ә рафинадланган, чистартылган май кыздыру, пешерү өчен яхшы. Киләчәктә анысын да эшли башларга исәп бар”, - ди Дамир Шәйхетдинов.

Түбән Әлки авыл җирлегенә Түбән Әлки, Югары Әлки һәм Суыксу авыллары керә. Өч авылда 880 хуҗалык бар, 1281 кеше яши. Түбән Әлки авылында исә 280 хуҗалыкта 807 кеше көн күрә.

Түбән Әлки - Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт, Югары Әлки - апалы-сеңелле театр артистлары Исламия Мәхмүтова һәм Рузия Мотыйгуллинаның туган авылы.

Исегезгә төшерәбез, бүген Бөтен Россиядән җыелган татар эшмәкәрләре – 750 делегат Әлки районына сәфәр кылды. Биредә алар татар эшмәкәрләре тормыш-көнкүреше белән танышты, тәҗрибә туплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100