news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидәге эшмәкәр 265 баш “иске татар аты” нәселле ат тәрбияли

Фәнис Бакиров атларның нәселен белү өчен, хайваннарның канын анализга тапшырган.

Әлкидәге эшмәкәр 265 баш “иске татар аты” нәселле ат тәрбияли
Расих Фасхутдинов

(Әлки, 2 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Әлки районынагы Әхмәт авылында яшүче эшмәкәр Фәнис Бакиров  265 баш “иске татар аты” нәселле атларын бүген Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездына җыелган делегатларга күрсәтте. 

“Татарның үз аты юк” дип сөйләделәр бит. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев та шул хакта искәртте. Мин шуннан уйлана башладым. 2012 елда беркемгә әйтми-нитми шушы юнәлештә эш башларга булдым. Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылында яшәүче Хәсән абый Идиятуллин янына бер тиен акчасыз бардым. Ул нәселле иске татар атлары үрчетү белән мәшгуль. Аның хуҗалыгында мондый атлар меңнән артык. Хәсән абый миңа 4 млн бурычка 50 баш ат биреп җибәрде. 2 млн грант итеп бирделәр, 2 млн каян алырга дип баш ваттым. Тик шулай да теләк көчле булгач, аякка басып киләбез”, - диде фермер “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Хуҗалыкта бүген 265 баш ат бар. 95е узган елгы яшь тайлар, 5 айгыр, 165 бия. Быелга 120се тайларга тиеш. Тайларның кайберләренә әле 2 яшь кенә, алар икенче елга гына тайлый ала. Фермер сөйләвенчә, ул атларның баш санын 500гә җиткерергә тели.

“Атларның токымнарын ачыклау өчен каннар тапшырдык. Алар “иске татар аты” дигән нәселгә туры килә”, - ди Бакиров.

Хуҗалыкта Фәнис әфәнде үзе, хатыны һәм кызы белән кияве хезмәт куя. Шулай ук өч булышчы-эшчеләре бар.

“Арендада 220 гектар сөрү җире бар. Анда люцерна белән клевер чәчелгән. 3500 тонна печән тюкладык. Сенаж әйбәт атларга. Ике елга җитәрлек азык запасы бар әле. Көтүлек җирләр бар. Кар эрүгә атлар көтүгә чыга, кар яугач алып кайтабыз. Алар салкынга чыдам, меенә шушыда урамда кышлыйлар, - диде эшмәкәр.

Фәнис Бакиров - балачактан атларга гашыйк. Әтисе мал табибы булып эшләгәч, малай кечкенәдән мал-туар арасында кайнашып үскән.
Эшмәкәр ат итен Казанда агросәнәгать паркында сата. Махсус сату ноктасы ачкан. Итнең килосы - 300 сумнан. Гадәттә, ит сатарга Яңа елга кадәр йөриләр. Ел әйләнәсе ит җиткереп булмый икән.

Әлкидә делегатлар татар авылларында эшмәкәрлекнең үсеше белән танышып, тәҗрибә уртаклашты, эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен мөмкинлекләр булдырды. 

Исегезгә төшерик, 1-3 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар эшмәкәрләренең VII съезды уза. Анда Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан 750 кеше – кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре катнаша. Делегатлар кичә төрле дискуссия мәйданчыкларында һәм сессия эшендә катнашып, фикер алышты.

Иртәгә съездның пленар утырышы булачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

"Татар-информ" Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышын онлайн күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100