Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлкидә “Бердәм Россия” партиясе төзелүгә 17 ел тулуга багышланган чара узды
Чарада 14 яшьләре тулган бер төркем үсмерләргә Россия гражданы паспортларын тапшырдылар.
(Әлки, 7 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүгә 17 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Партиянең туган көненә багышланган тантанада сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр, учреждениеләр хезмәт коллективлары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.
“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән район авылларында күп кенә социаль объектлар төзелде, булганнары ремонтланды, спорт мәйданчыклары корылды. Тантанада ясаган чыгышында бу хакта партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин да билгеләп үтте.
"Авылларда яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен күп шартлар тудырыла, һәм болар барысы да сезнең киләчәкне кайгыртып эшләнә. Сез дә район, республика үсешенә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам", – диде ул.
Аннан соң Александр Никошин һәм район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Шипигин 14 яшьләре тулган бер төркем үсмерләргә Россия гражданы паспортларын тапшырдылар.
Әле яңа гына бердәмроссиялеләр сафларына кушылган Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Максим Муштаков һәм Абдул Салман авылында яшәүче хезмәт ветераны Гомәр Сәлахов бу истәлекле тантанада партия әгъзасы билетларына ия булдылар.
Партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина “Бердәм Россия”нең соңгы еллардагы күтәрелеше, башкарган зур эшләре хакында чыгыш ясады. Аннан соң партия үткәргән бәйгеләрдә җиңү яулаган командалар бүләкләнде.
Залда утыручыларны яшьгвардиячеләр сәламләде, балалар бию ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләр белән чыгыш ясадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз