Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлкидә “Бердәм Россия” партиясе район җирле бүлегенең 28 нче конференциясе узды
Быел анда 125 кеше мөрәҗәгать иткән, 109 мөрәҗәгать уңай хәл кылынган.
(Әлки, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең 28 нче конференциясе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Анда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Татьяна Воропаева һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Евгения Серебрякова да катнаштылар. Конференция эше белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
“Бердәм Россия” партиясенең район җирле бүлегендә 27 башлангыч оешмада 1404 кеше әгъза булып тора. Быел партия әгъзалары 39 кешегә артты. 14 елдан бирле партиянең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе эшли. Быел анда 125 кеше мөрәҗәгать иткән, 109 мөрәҗәгать уңай хәл кылынган.
Район башлыгы башлыча “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән төзелгән күпсанлы социаль объектларны атады. 2019 елда да андый төзелеш эшләре күп булачак икән әле. Әйтик, Югары Әлморзада фельдшер-акушерлык пункты, Чуаш Кичүендә табиблык амбулаториясе төзү күздә тотыла.
Чуаш Борнаенда мәдәният йорты, “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда йокы корпусы һәм мунча-кер юу комплексы, район үзәгенең Филиппов урамында 12 фатирлы йорт, Хузангайда мәктәп белән балалар бакчасы, Сихтермә-Хузангайда торак йортлар сафка басачак.
“Бердәм Россия” үзенең эшкә сәләтлелеген башкарылган хезмәтләре белән исбатлый. Алга таба да без партия билгеләгән, халык сораган эш һәм бурычларны намус белән үтәрбез",–диде Александр Никошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз