news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә бәрәңге уңышы мул

Халыкка килосын 9 сум 50 тиеннән саталар

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Бәрәңге мул уңыш белән сөендерә быел, ди “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Тяминов “Әлки хәбәрләре”газетасына.

Бәрәңге игү белән ныклап торып шөгыльләнүче бу хуҗалыкта әлеге культураны 50 гектарда чәчкәннәр иде. Шуның 20 гектарыннан уңышны җыеп алырга да өлгергәннәр инде. Чыгышы гектардан - уртача 280 центнер, әрәңгеләре - эре. Халыкка килосын 9 сум 50 тиеннән саталар, орлыкка исә 7 сумнан да алырга була, дип яза район басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot