news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау участогына җәяү килгән

Ул беренче тапкыр сугыштан соң, СССР Югары Советына 1946 елда Төньяк Кореяда тавыш биргән булган.

(Әлки, 18 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының иң өлкән кешеләренең берсе, Базарлы Матак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков сайлау участогына үзе килде, дип яза район газетасы.

Бөек Ватан сугышы ветераны, 1943-1950 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, Япониягә каршы сугышларда катнашкан Лев Яковлевич Миндрюков, яше шактый олы булса да, элеккечә көр күңелле, хәрәкәтчән. Тавыш бирергә машина белән килеп алу хакында ул ишетергә дә теләмәде, район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына җәяүләп килгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Лев Яковлевичның СССРда 1937 елда булган беренче парламент сайлауларын искә алган. “1936 елда СССР Конституциясе кабул ителгәч, икенче елны СССР Верховный Советына беренче сайлау булды бит. Ул вакытта миңа 11 яшь иде. Сайлауның декабрь аенда узуы хәтеремдә. Әтием Чуаш Шәпкәсе авыл советы председателе иде. Шуңадыр, безнең өйдә сайлаулар хакында күп сөйләшәләр иде. Әпсәләмов дигән кешене депутат итеп сайлаулары да истә калган. Сайлау авыл клубында узды, якшәмбе көн иде. Бәйрәм рухы хөкем сөрүе хәтергә уелган. 1937 елда иген уңышы бик әйбәт булды бит. Алдынгы комбайнчыларга кыйммәтле бүләкләр биргәннәр иде. Яңа Сихтермә комбайнчысына бүләк ителгән патефонның сайлау көнне клубта уйнап торуын хәтерлим”, – дип истәлекләрен уртаклашкан ветеран.

Лев Миндрюков үзе беренче тапкыр 1946 елда Төньяк Кореяда тавыш биргән. "Бөек Ватан сугышы чорында, аңлашыла ки, сайлаулар булмады. Сугыштан соң СССР Югары Советына беренче сайлау 1946 елда үтте. Ул чакта мин Төньяк Кореяда хезмәт итә идем. Бер генерал өчен тавыш бирүебез истә калган", - дип сөйләгән ветеран.

Тыныч тормышта районда клуб мөдире, урман комбинаты белгече, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек мөдире, почта начальнигы булып һәм башка җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйган. Лев Миндрюков бик күп сайлауларга әзерлек эшләрендә, аларны оештыру һәм үткәрүдә катнашкан. “Сайлауда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы ул. Бүген авылдашларымның Россия Президенты өчен тавыш бирүдә активлыгын, яшьләрнең сайлау участокларына күпләп килүен күреп сөенәм. Теләгем шул - илбашы булып иң лаеклы кандидат сайлансын, илебездә, дөньяда иминлек хөкем сөрсен, Россиянең куәте, абруе гел артсын”, - дигән ветеран, сайлау бюллетенен урнага салганда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100