news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүче рейтинг билгеле

Апак, Чиябаш, Юхмачы һәм Кошки авыл җирлекләре советлары артта бара

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүче рейтингта беренче биш урынны Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Хурада, Иске Камка һәм Карга авыл җирлекләре били.

Артта баручылар – Апак, Чиябаш, Юхмачы һәм Кошки авыл җирлекләре советлары. Рейтингны шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, җирлектәге гаилә фермалары саны, торак төзү программаларының үтәлеше, җир һәм торак объектларын теркәү, су һәм урамнарны яктырту өчен халыктан акча җыю, газета-журналларга яздыру, салымнарны түләү кебек күрсәткечләр билгели, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100