Әлкидә авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела
Эш төгәлләү вакыты билгеләнгән
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Хәзер Әлки районы хуҗалыкларында тырмаларны ремонтлау эшләре бара. Кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела тора.
Бөртек комбайннарын, азык хәзерләү техникасын юып, тиешле детальләрен салдырып саклауга куясы бар. Бу эшләр 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш, дип игълан басты “Әлки хәбәрләре” газетасы.