news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә ат чабышында "Талисман" җиңде

Ат чабышы Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап, районда ат чабышы үткәрелде, дип яза “Әлки хәбәрләре”.

Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар.

Нәтиҗәләр мондый: I урында - Олег Синкин һәм Талисман кушаматлы чабышкы, II урында - Кавалер кушаматлы ат белән Риназ Сафин. Атларның хуҗасы – Түбән Әлки авылыннан Марат Гобәйдуллин. Өченче урынны Алексеевскидан килгән кунак Владимир Александров һәм аның аты Баллада алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot