news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә 59 кеше алкоголь белән агуланган

5 кеше исә республика наркология диспансерына озатылган

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”).Әлки районында ел башыннан бирле алкоголь белән агуланган 59 кеше район үзәк хастаханәсендә дәваланган.

Исерткечкә хирыс 5 кеше исә республика наркология диспансерына озатылган һәм анда дәвалану курсы узган. Хәмер яратучылар һәр җирдә, шул исәптән юлларда да,  хәвеф тудыра. Быел ЮХИДИ инспекторлары 99 автомобиль йөртүчене алкоголь куллануга шик белән район үзәк хастаханәсенә тикшерүгә алып килгән. 42сенең руль артына аракы эчеп утырганы ачыкланган, ди белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100