news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә 25 орлыкландыру пункты эшләп тора

Берничә авыл җирлегендә алар хәтта икешәр

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Сыерларны ясалма орлыкландыру буенча моннан өч ел элек башланган эш яхшы нәтиҗәләр бирә: быел беренче буын таналар бозаулый башлаган.
Хәзер районда 25 орлыкландыру пункты эшләп тора, берничә авыл җирлегендә алар хәтта икешәр. Быел шәхси хуҗалыклардагы сыерларның 96 проценты (2587 баш) ясалма орлыкландырылган. Ә Салман, Иске Матак, Ташбилге, Карга һ.б. кайбер җирлекләрдә бу күрсәткеч 100 процент тәшкил итә, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100