news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлки урманнарыннан Алабугага 10,8 мең кубометр түбән сортлы агач озатылган

Анда төрекләр белән бергә төзелгән заводта төзелеш материаллары җитештерелә

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Быел Әлки районы урманнарыннан Алабугага 10,8 мең кубометр түбән сортлы агач озатылган.
Алабугада берничә ел элек төрекләр белән берлектә ачылган заводта әлеге агачлардан төзелеш материаллары җитештерелә. Нигездә, каен, юкә, усак агачлары озатыла. Урманда агач кисүдә хәзер алты бригада эшли. Район урман хуҗалыгына күп төрле агач эшләрен башкарырга сәләтле яңа техника кайтты, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100