news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки урманчылыгы “Урман утырту көне”нә 1 мең агач үсентесе әзерли

Урманчылыкта янгынга каршы сезонга әзерлек эшләре дә алып баралар.

 (Әлки, 2 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 29 апрельдә старт алачак “Урман утырту көне”нә Әлки урманчылыгы 1 мең агач үсентесе әзерли, дип яза районың "Әлки хәбәрләре" газетасы.

“Авылларыбызны яшелләндерү өчен оешмаларга, авыл җирлекләренә, халыкка миләш, балан, юкә үсентеләре тәкъдим итәчәкбез”,–ди урманчылыкның җитәкчесе Илсур Зәйнуллин. Үсентеләр тамырланган питомник әлегә кардан арынмаган. Биредә эшләр апрельнең икенче яртысында башланыр дип торалар. Агач үсентеләрен алгач питомникка чәчү өчен 20 килограмм нарат орлыгы әзерләнеп, гербицидлар белән эшкәртеп куелган. Быел шулай ук 50 гектарда урман утырту күздә тотыла. Моның өчен җирләр инде көзеннән әзерләп калдырылган. Нигездә нарат, каен һәм берникадәр имән агачлары утырту күздә тотыла.

Урманчылыкта янгынга каршы сезонга әзерлек эшләре дә алып баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot