Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районыныда бүгенге көнгә 2500 тонна печән әзерләнгән
Татарстан авыл хуҗалыгы министры маллар өчен кышкыга 77шәр центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләү бурычын куйды.
(Әлки районы, 21 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Ниһаять, печән хәзерләү өчен кояшлы коры көннәр башланды. Шәхси хуҗалыклар да, авыл хуҗалыгы формированияләре дә печәнгә төштеләр, дип хәбәр итә Татарстанның Әлки районы газетасы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хуҗалыклар бүгенгә 2500 тонна печән хәзерләгән (бу сан эчендә шәхси хуҗалыклар өлеше юк). Шуның берәр мең тоннасы “Хузангай” һәм “КШ-Агро” җәмгыятьләрендә, 250 тоннасы “Яшь көч”тә, 300 тоннасы крестьн-фермер хуҗалыкларында.
Шуның өстенә хуҗалыкларда 91885 тонна сенаж салынды. Аның 17500 тоннасы “Хузангай”да, калганы “КШ-Агро” отрядларына туры килә. Бүгенгә бер шартлы баш терлеккә 11,9 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнгән.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов маллар өчен кышкыга 77шәр центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләү бурычын куйды. Димәк, әлегә районда моның 44 проценты үтәлгән.
Сенажның сыйфатын да аерым контрольдә тоту мөһим. Чөнки ике килограмм сенаж массасы терлек азыгы буларак бер килограмм фуражга тиң.
Соңгы елларда сенажны шәхси хуҗалыкларда да хәзерли башладылар. Әйтик, Чиябашта шундый берничә хуҗалыкта кайсысы тапатып, кайсысы үләнне шул көе базларга салганнар. Әхмәттә дә яшел массаны тапату комбайннары сатып алучылар бар. Сенаж хәзерләү терлек асраучылар өчен тотрыксыз һава торышы шартларында бик тә отышлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз