news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Юхмачы авылында төзелгән чиркәү изгеләндерелде

Әлеге Успения чиркәве прихожаннар һәм меценатлар акчасына биш ел дәвамында төзелде.

(Әлки, 22 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Бу атнада район христианнары өчен мөһим һәм истәлекле вакыйга булды – Юхмачы авылындагы яңа чиркәү изгеләндерелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге Успения чиркәве прихожаннар һәм меценатлар акчасына биш ел дәвамында төзелде. Быел анда иконостас ясалды.

Чиркәүне изгеләндерү тантанасына бик күп халык җыелган иде. Гыйбадәт белән Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен җитәкчелек итте. Ул чиркәүне изгеләндерде һәм җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлады.

Христианнарны бу истәлекле вакыйга һәм бәйрәмнәр белән Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова тәбрикләделәр, епископ Парменга храмны изгеләндергән өчен рәхмәт әйттеләр.

Аннан соң епископ өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булды, биредә тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә корды, аларга стена календарьлары бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100