Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының Югары Әлморза мәктәбенә эшмәкәр авылдашлары 148 мең сумга җиһаз бүләк иткән
Ул өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.
(Әлки, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районының Югары Әлморза төп мәктәбенә авылдашлары, эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев 148 мең сумлык җиһазлар бүләк иткән, дип яза җирле басма.
Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да булышып тора. Әйтик, Яңа ел алдыннан ул “Алинә” универсаль спорт залына бинага кергәндә металл предметларны ачыклый торган рама бүләк иткән иде. Бу җәйдә Югары Әлморзада авыл көне үткәрүдә дә бик ярдәм иткән. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл балаларына күчтәнәч тулы пакетлар алып кайтып өләшкән. Мәктәптә җиһазларның шактый искерүе хакында белгәч, игелекле авылдашлары монда да үз өлешен керткән – өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз