news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Югары Әлки авылы клубында “Чәй бәйрәме” үткәрделәр

Анда авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге апалары, әбиләр килде.

(Әлки, 14 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Фәнүзә Садыйкова). Әлки районының Югары Әлки авылы клубында “Чәй бәйрәме” үткәрделәр, дип яза район газетасы.

 Анда авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге апалары, әбиләр килде. Башта кайнар комак белән тәмләп чәй эчтек, аннан соң китапханәче Венера Сираҗева чәй турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Аннан Рамилә Гайнетдинова өлкәннәрне ике командага бүлеп, осталыкта-зирәклектә ярыштырды. Авылның яшь кызлары биеп-җырлап кунакларны шатландырдылар. Өлкән апаларыбыз да, яшьлекләрен искә төшереп, баянчы Фаил Хәйбуллин уйнаган көйләргә җырлашып утырдылар.

Чәй бәйрәме барыбызга да бик ошады. Мул табыннар артында кунак булдык, күңел ачтык. Бу чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт. Әйткәнемчә, безнең клуб бер дә буш тормый. Авылыбызның мәдәният учагы җитәкчесе Фәния Минһаҗева анда һәр көнне балалар белән дә кызыклы чаралар үткәрә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot