Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районының яшь көрәшчеләре мөселман Сабантуенда җиңү яуладылар
Тренерлары Илдар Әхмеров әйтүенчә, безнекеләр шул ук составта 29 июньдә Иваново шәһәренә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашырга бара.
(Әлки, 27 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Аксубайда Татарстанның Кама аръягы зонасында яшәүче мөселман балаларын җыеп республика Диния назәрәте Сабантуй үткәрде, дип яза район газетасы.
Сабантуйда безнең яшь көрәшчеләребез зур уңышка ирештеләр. 40, 50, 60, 70 килограммга кадәрге үлчәүдә беренче урыннарны Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Шәүкәт Нуретдинов, Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин, Базарлы Матактан Рәсим Әхмеров яуладылар. Базарлы Матактан Илзат Әхмеров һәм Алпардан Анар Масимов икенче урында. Авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Руслан Нуретдинов пьедесталның өченче баскычында. Аркан тарту буенча ярышларда алты район командасын җиңеп, спортчыларыбыз шулай ук беренче урынга чыктылар. Егетләр канәгать, чөнки аларга Сабантуйны оештыручылар акчалата бүләк тә биргән. Тренерлары Илдар Әхмеров әйтүенчә, безнекеләр шул ук составта 29 июньдә Иваново шәһәренә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашырга барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз