Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының “Яшь көч” җәмгыятендә көнбагыш урагы төгәлләнде
Комбайнчы Ришат Әсәтов 600 гектарга якын мәйданда көнбагышны суктырып алган.
(Әлки, 22 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Быел “Яшь көч” җәмгыяте көнбагышны 833 гектарда үстергән иде. Инде алар әлеге кыйммәтле май культурасын югалтуларсыз җыеп та алдылар. Бу хакта район газетасы яза.
“Яшь көч”тә көнбагыш урагына бер ай элек төшкәннәр иде. Башта 400 гектарда көнбагышка, тизрәк өлгерсен өчен, самолет белән дисификация үткәргәннәр иде. Ә калган өлеше исә табигый юл белән өлгергән.
Уңышны җыеп алуда комбайнчы Ришат Әсәтов зур тырышлык куйган. Ул үзенең “Полесье” комбайны белән 600 гектарга якын мәйданда көнбагышны суктырып алган. Бөртекне басудан ташыганда Ринат Таҗиев өлгерлек күрсәткән. Ул үзенең “ЗИЛ”ы белән басу һәм кыр арасында көненә 20 шәр рейс ясаган.
Кайткан уңышны чистарту эшен Алексей Евстафьев җитәкчелегендәге бригада гаять оста башкарган. Югары Кәчи егете Алексей бригадасы урак башыннан бирле “ЗАВ” агрегатын төзек эшләтеп, ындыр табагына кайткан бөртекне чистартып өлгереп торган.
“Яшь көч” җәмгыяте быел банклардан зур процентка кредитлар алмый гына чәчү, урып-җыю эшләрен башкарды. Алар һәр эштә даими ярдәм иткән эшкуар авылдашлары Альберт Шәйхетдиновка бик рәхмәтлеләр. Көнбагыш уңышын да эшмәкәр “Яшь көч”тән тулысы белән сатып алган. Үзара хезмәттәшлектән ике як та канәгать һәм отышта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз