news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының “Яшь гвардия” активистлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына килде

Әлеге очрашуны яшьләр “Ярдәм кулы суз” хәйрия акциясе кысаларында оештырдылар.

(Әлки, 7 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының “Яшь гвардия” оешмасы активистлары, өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булып, әбиләр-бабайлар белән аралаштылар, дип яза "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Әлеге очрашуны яшьләр “Ярдәм кулы суз” хәйрия акциясе кысаларында оештырдылар. Егетләр-кызлар өлкәннәрнең интернатта ничек яшәүләре белән кызыксындылар, алар белән шахмат-шашка уйнадылар, фотога төштеләр. Ә әбиләрне 8 Март бәйрәме белән тәбрикләп, үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иттеләр. Аннан соң бергә сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.

“Өлкәннәребез яшьләр белән аралашырга бик ярата. Күңелләре күтәрелә, үзләре дә яшәреп киткәндәй булалар,– ди интернатның социаль хезмәтләр буенча белгече Татьяна Клянина. –Мондый очрашулар егетләр-кызлар өчен дә эзсез үтми, аларда кешелеклелек, бүтәннәр хәленә керә белү, кызгану кебек хисләр тәрбияли”.

news_right_1
news_right_2
news_bot