news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының яшь гражданнары форумында катнашучылар 400 дән артык тәкъдим кертте

Пленар утырышта иң актив укучыларга Татарстан балалар оешмалары советының Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды.

(Әлки, 4 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Район мәктәпләре укучылары, бергә җыелып, яшь гражданнар форумы үткәрделәр. Әлки районының яшь гражданнары форумында катнашучылар 400 дән артык тәкъдим керттеләр, дип яза җирле басма.

Алар балалар һәм үсмерләр тормышында булган проблемалар турында сөйләштеләр, секцияләргә бүленеп, кызып-кызып бәхәсләштеләр, тәкъдимнәр керттеләр. Соңынан форумның пленар утырышында нәтиҗәләр чыгардылар. Секцияләрдә әйтелгән 400 дән артык тәкъдимнең иң кирәкле һәм кызыклырак форум резолюциясенә кертеп, район башлыгы Александр Никошинга тапшырдылар. Ә ул, үз чиратында, балалар фикерләрен өйрәнеп, теләкләрен тормышка ашыру өчен кирәк булачак чыгымнарны район бюджетына кертергә, башкача да ярдәм итәргә ышандырды.

Пленар утырышта иң актив укучыларга Татарстан балалар оешмалары советының Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100